news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары «Подписка бүләк ит» еллык хәйрия акциясендә катнашты

Бүген ТР Дәүләт Советында «Татмедиа» АҖнең «Подписка бүләк ит» еллык хәйрия акциясе оештырылды. Республиканың социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылып, Татарстан парламентарийлары да кушылды. Татарстан депутатларыннан хәйрия акциясендә «Татмедиа» АҖ басмаларына 92 подписка ясалган.

«Республика басмаларына, шул исәптән милли телләрдә чыга торганнарга язылу кампаниясе уза. Газета-журналларны балалар йортларында тәрбияләнүче балалар, инвалидлар, ветераннар укый, шуңа подписка рәсмиләштерүегезне сорыйм, - дип өндәде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

Проектта ел саен дәүләт, җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре катнашып, үзеннән өлеш кертә. Бүген депутатлар «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталарына, «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Салават күпере», «Ялкын», «Татарстан» һәм башка журналларга язылган. 

«Татмедиа» АҖ медиаресурсына рус, татар, чуваш, удмурт телләрендә чыгарылучы 98 район, шәһәр һәм республика газетасы керә. Шул исәптән, 49 газета - татар телендә, 43 газета - рус телендә, 5 газета - чуваш һәм 1 газета - удмурт телендә. Журналларга килгәндә, барлыгы 14 журналның берсе рус телендә дөнья күрә, унысы - татар телендә, өч журнал ике телдә дә чыгып килә.

Гомуми басма тираж - 2022 елның беренче яртыеллыгында 246 593 данә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100