Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатлары мобилизацияләнгәннәрдән алимент түләттерүне туктатмауны тәкъдим итә
Татарстанның Дәүләт Советы мобилизацияләнгән гражданнардан алимент түләттерүне туктатмаска тәкъдим итә. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать әзерләнгән. Бүген ТР Дәүләт Советының 37нче утырышында депутатлар ул мөрәҗәгатьне хуплады.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, бу сорауны хәл итү өчен, «Башкарма производство турында» федераль законга үзгәрешләр кертү кирәклеген әйтте. Алар нигезендә, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган кешеләрдән алиментлар түләттерү буенча башкарма производство туктатылмас иде.
«Депутатларга балигъ булмаган балаларның аналарыннан мөрәҗәгатьләр килә, аларның балаларын тәрбияләү өчен алиментлар түләттерелгән, ә «Башкарма производство турында» закон буенча, бурычлы кеше Россия Коралланган Көчләре составында хәрби гамәлләрдә катнаша, гадәттән тыш яки хәрби хәл, кораллы конфликт шартларында бурычларын үти икән, алиментлар түләттерү туктатып торыла», - диде Светлана Захарова.
Нәтиҗәдә, бурычлы кешенең балалары яки эшли алмаучы ата-аналары матди ярдәмнән мәхрүм кала. «Күбесе өчен алиментлар төп яшәү чыганагы булырга мөмкин. Без бу сорауны балалар һәм ата-аналар файдасына кичекмәстән хәл итү кирәк дигән фикердә», - дип белдерде комитет рәисе.
Захарова, мобилизацияләнгән гражданнар хәрби хезмәткәр статусына ия булып, тиешле хезмәт хакы алуын да искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз