news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары Мамадыштагы төзелеш эшен югары бәяләде

ТР Дәүләт Советының “Россия гражданнарына - үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссиясе күчмә утыр

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия гражданнарына - үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссиясе күчмә утырышын Мамадышта үткәрде.

“Утырышның нәкъ менә Мамадыш муниципаль районында узуының сәбәбе – биредә төзелешнең бик яхшы алып барылуы. Файдалануга тапшырыла торган фатирларның сыйфаты да искиткеч яхшы. Хуҗаларга күченеп тора башлагач, тиз генә ремонтка керешергә дә кирәк түгел”, – диде комиссия рәисе Марат Галиев.

Утырышта катнашучы депутатлар шәһәр, социаль ипотека программасы буенча җиткерелгән йортлар белән танышуын Домолазов һәм Совет урамнарыннан башлады. Фабрика урамындагы 3 нче йортта фатирларның эчке эшләрен карап чыкты. Черкасов урамындагы 18 нче йортта фатир хуҗаларына ачкычлар тапшыру тантанасы узды. Комиссия рәисе Марат Галиев, республика Дәүләт фонды торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, муниципаль район җитәкчесе Анатолий Иванов куллыннан ун сугыш һәм тыл ветераны да ачкычлар кабул итеп алды. Биредә фатирлар - иркен, заманча материаллар, матур обойлар, пластик тәрәзәләр, зәвыклы ишекләр белән җиһазландырылган. Һәркайсының - үз җылылык системасы. “Монда күченгән көнегез иң бәхетлесе булсын”,–дип, үз теләкләрен җиткерде Марат Галиев.

Шәһәр белән танышып чыкканнан соң, муниципалитет бинасында комиссия пленар утырышын уздырды. Анда программаны тормышка ашыруның барышы турында доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько чыгыш ясады. Дәүләт торак фонды башкарма директоры, депутат Тәлгать Абдуллин өстәмә доклад белән чыкты. Алар Татарстанда тормышка ашырыла торган социаль ипотека программасының бөтен Россия күләмендә уникаль булуын билгеләп үтте.

“Бүтән төбәкләрдә бездәге кебек халык мәнфәгатьләренә якынайтылган программалар юк, - диде Андрей Ясько. - Республикабызда ел саен ике миллион квадрат метр торак җиткерелә. Халык алырлык булсын өчен, түләү шартлары да җиңеләйтелә”. Социаль ипотека программасы буенча яшьләргә фатир алуның аеруча файдалы булуын район җитәкчесе Анатолий Иванов та ассызыклап узды.

Комиссия каралган мәсьәлә буенча карар кабул итте, илкүләм проектны тормышка ашырганда “ЭТИС” электрон-сәүдә мәйданын киңрәк куллану, социаль ипотека программасы буенча җиткерелүче йортларның җирләренә салым ставкасын киметү, республика муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларына гражданнарны мәгълүмат белән тәэмин итү кебек тәкъдимнәр белән чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100