Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан депутатлары Лисичанск, Рубежноеда яшәүчеләргә ярдәмгә 1,6 млн сум акча җыйган
ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Татарстан карамагындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына ярдәм итү өчен быел 1,6 млн сум акча җыйган. Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Безнең карамактагы шәһәрләргә партия, депутат корпусы, җирле үзидарә органнары аша меңнән артык тонна гуманитар йөк җибәрелде, аларны безнең депутатлар, «Бердәм Россия» партиясе активы, район җитәкчеләре озатып йөрде», — диде ул.
Җыелган акчаның 1 млн сумнан артыгы Лисичанск һәм Рубежное балалары өчен гигиена чаралары, тәм-томнар, уенчыклар һәм киемнәр сатып алуга бирелгән. Моннан тыш, акчалар хәрби хезмәткәрләр өчен квадрокоптерлар, БПЛА детекторлары, дарулар һәм дизель генераторы сатып алуга тотылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз