Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатлары Казанның 175нче мәктәбендә зыян күрүчеләр өчен акча күчерде
Теләге булган һәр кеше финанс ярдәме күрсәтә ала.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Россия Кызыл Хач» оешмасына Казанның 175нче мәктәбендә фаҗига вакытында зыян күрүчеләр өчен акча күчерде.
«Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм даими эшләүче парламент депутатлары үзләренең бер көнлек хезмәт хакын махсус төзелгән фондка күчерде», — дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәтендә.
«Россия Кызыл Хачы» иҗтимагый оешмасы Саклык банкы белән берлектә Казанның 175нче номерлы мәктәбенә һөҗүм иткәндә зыян күрүчеләр өчен акча җыю счеты ачты. Теләге булган һәр кеше финанс ярдәме күрсәтә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз