Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатлары күп көнлек тавыш бирү турында закон проектын тәкъдим итте
Документ федераль закондагы үзгәрешләрне исәпкә ала.
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Күп көнлек тавыш бирүне уздыру мөмкинлеген күздә тоткан закон проекты йомгаклау укуында карау өчен әзерләнгән. Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты закон проектын өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Бу карар утырышта күпчелек тавыш белән хупланды.
Парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин искәрткәнчә, Сайлау кодексына һәм Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертә торган закон проекты 18 февральдә республика Дәүләт Советының 19нчы утырышында икенче укылышта кабул ителде.
«Закон проекты буенча фикер алышу узды. Закон проектына сиксәннән артык төзәтмә тәкъдим ителде. Бүгенгә барлык килештерү процедуралары узды, бернинди өстәмә үзгәрешләр булмады, ә без федераль закон дәрәҗәсендә ниндидер төзәтмәләр көттек», — диде депутат.
Закон проекты федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, күпкөнлек тавыш бирү турындагы нигезләмәләр, шулай ук чит ил территориясендә даими яшәү хокукына ия Россия гражданнарының территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары булырга мөмкин дигән нормалар исәпкә алына; сайлау алды агитациясен алып бару өчен түләүле эфир вакытын бирү турындагы нигезләмәләр һ.б. исәпкә алына.
Закон проекты узган елның 26 ноябрендә Татарстан Дәүләт Советының 17нче утырышында беренче укылышта кабул ителде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, аңа төзәтмәләр 26 декабрьгә кадәр кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз