news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан депутатлары җирләрнең кулланышын үзгәртүгә кагылышлы закон инициативасын карады

Татарстан депутатлары җирләрнең кулланышын үзгәртүгә кагылышлы закон инициативасын карады
Фото: Гөлнар Гарифуллина

Бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар «Җир яки җир участокларын бер категориядән икенче категориягә күчерү турында» Федераль законның 3 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Дәүләт думасына закон проектын кертү турында законлы инициативаны карады. Әлеге тәкъдим белән Чувашия Республикасы чыккан.

Бу сорау буенча комитет рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов аңлатма бирде. «Безнең коллегалар авыл хуҗалыгы җирләрен башка категориягә күчерү турында үтенеч кәгазен карау срокларын озайту инициативасы белән чыкты. Татарстан Дәүләт Советының Хокук идарәсе һәм республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының моңа хокукый характердагы каршылыклары юк. Чувашия Республикасының законлы инициативасына теләктәшлек белдерүне тәкъдим итәм». – диде. Ул, шулай ук, Тамбов, Белгород өлкәләре дә шундый инициатива белән чыкканын искәртте.

«Субъектларның үз уставлары, Конституциясе, үз регламенты бар. Анда мондый документларны карау сроклары күрсәтелгән», – диде комитет рәисе Азат Хамаев.

Ул журналистларга 2026 елның 1 мартыннан авыл хуҗалыгы җирләрен бүтән юнәлешкә күчерүдә яңа тәртип кертелгәнен билгеләп узды.

«Бу эш республикада башкарыла, аннары документлар РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелә. Алардан рөхсәт булу яки булмау турында документлар кире субъектларга кайта. Субъектларның закон чыгару органнары закон кабул итәргә тиешләр. Шуннан соң гына бу җирләрне бүтән категориягә күчерергә була. Бу эшне башкару срокларын коллегалар 20 көннән 40 көнгә кадәр озайтуны сорый», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot