news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтүгә кагылышлы закон проектын хуплады

Әлеге закон проекты эшмәкәрләргә күрсәтелә торган ярдәм төрләрен тәфсилләп аңлатып бирә

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР парламенты депутатлары “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. Ул “Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында” федераль законга нигезләнеп һәм “Конкуренцияне яклау турында” законның нигезнамәләрен исәпкә алып эшләнгән.

Депутатларны яңа закон проекты белән ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев таныштырды. Т.Шаһивәлиев белдергәнчә, әлеге закон белән республика территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлегенең хокукый нигезләре билгеләнә. Эшмәкәрлекне үстерүгә бәйле законның өстенлеге – кече һәм урта бизнес белән дәүләт хакимияте органнары арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләвендә.

Аерым алганда, әлеге закон проекты эшмәкәрләргә күрсәтелә торган ярдәм төрләрен тәфсилләп аңлатып бирә, дәүләт ярдәме һәм ресурс чыганакларын билгели, кече һәм урта бизнес субъектларына булышлык күрсәтүче оешмалар, координацион һәм киңәшләшү органнары эшчәнлеге шартларын ачыклый.

Шулай ук ТР дәүләт хакимияте органнарының кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү тәртибе һәм вәкаләтләре билгеләнә. Законга “вәкаләтле орган” төшенчәсе кертелә. Бу Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә булышлык итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге белән бәйле орган булып тора. Инновацион һәм сәнәгать җитештерүе, торак-коммуналь хуҗалык, халык һөнәрчелеге, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче оешмаларга булышлык итүнең үзенчәлекләре искәртелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100