news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары чүп белән эш итү өлкәсендә законны камилләштерү тәкъдиме белән чыга

Татарстанның Дәүләт Советы Дәүләт Думасына җитештерү һәм куллану калдыклары турында федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проектын кертергә ниятли. Бу инициативаны бүген ТР Дәүләт Советының 37нче утырышында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте.

Закон проекты буенча, чүп-чар калдыкларга, төзелеш калдыкларына милек хокукына, контейнер мәйданчыкларын булдыру һәм карап тоту, чүп чыгаруның тарифлары, территориаль схемаларына, агач калдыкларына кагылышлы маддәләргә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Санкцияләнмәгән чүплекләрнең 80 процентка кадәрендә төзелеш һәм ремонт чүп-чары. Әлегә андый калдыклар белән эш механизмы юк. Шул сәбәпле «Төзелеш һәм ремонт калдыклары» дигән төшенчәне аерым кертү һәм махсус кагыйдәләр билгеләү күздә тотыла. Әлегә кадәр закон буенча бу өлкәдә кагыйдәләрне мөстәкыйль билгеләү вәкаләтләре төбәкләргә бирелми.

Закон проекты белән чүп-чар калдыкларга милек хокукын раслау күздә тотыла, каты көнкүреш калдыклары хуҗасы итеп төбәк операторын билгеләү тәкъдим ителә.

«Без милеккә хокукны билгеләү тулы канлы эшмәкәрлек мохитен булдырырга мөмкинлек бирер һәм тарифлар билгеләүнең нәтиҗәлелеген арттырыр дип саныйбыз. 2030 елга кадәр «чүп» реформасының соңгы максатлары турында да онытырга тиеш түгелбез - 100 процент дәрәҗәдә сортларга бүлү һәм эшкәртү, икенчел ресурсларны 50 процент күләмендә күмү, энергетик утильләштерү һәм эшкәртү», - дип белдерде Александр Тыгин.

Шулай ук, контейнер мәйданчыкларын булдыру һәм карап тотуны да төбәк операторына йөкләү тәкъдиме бар. Александр Тыгин хәзерге вакытта моның өчен җирле үзидарә органнары җавап бирүен, ләкин җирле бюджетта мондый мәйданчыклар булдыруга акча каралмаганын искәртте.

«Төбәк операторларының гомуми тарифында транспортлау 70 процентка кадәр җитә. Бу хезмәтне төрлечә көйләп, идарә итеп була торганнар рәтенә кертү тәкъдим ителә. Тариф күмү һәм термик утильләштерүгә чыгымнарны гына чагылдыра, ә транспортлау аңлаешлы, ачык түгел. Башка коммуналь хезмәтләрдә бөтен тариф аңлаешлы, үтә күренмәле», - дип белдерде комитет рәисе.

Федераль закон буенча, төбәк операторлары агач ботаклары - «яшел» калдыкларны утильләштерү өчен җавап бирми. Закон проекты нигезендә, каты көнкүреш калдыкларына «яшел» калдыкларны да кертү ниятләнә. «Төбәк операторлары утилизация белән шөгыльләнергә әзер, бу мөмкинлекне закон кысаларында карау зарур», - дип белдерде Александр Тыгин.

Федераль башкарма хакимият органнары бәяләмәсен алу өчен, закон проекты башта Россия Хөкүмәтенә юлланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100