news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары балтырганны бетерү буенча Дмитрий Медведевка мөрәҗәгатьне хуплады

Мөрәҗәгатьтә Сосновский балтырганын куркыныч үсемлекләр төркеменә кертеп, дәүләт программасы эшләү һәм аны финанслау сорала.

Татарстан депутатлары балтырганны бетерү буенча Дмитрий Медведевка мөрәҗәгатьне хуплады
pixabay.com CC0 Creative Commons

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутатлары Сосновский балтырганын бетерү буенча дәүләт программасын эшләү мәсьәләсе буенча Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать белән чыга. Парламентарийлар бүген Дәүләт Советы утырышында шул карарга килде.

Мөрәҗәгатьнең асылы Сосновский балтырганын куркыныч үсемлекләр төркеменә кертеп, дәүләт программасы эшләү һәм аны финанслаудан гыйбарәт.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев балтырганның 50 ел азагында барлыкка килгәнен әйтте. Чүп үләненең агрессив, зыянлы булганын ассызыклады. Соңгы ике елда 480 кешенең тәне пешкәнен билгеләп узды.

«Бу проблема бөтен Россиягә кагыла. Бу мәсьәлә комитетта берничә тапкыр күтәрелде. Быел 10 миллион сум бүлеп бирелде, ләкин бу гына аз. Без балтырганга каршы көрәш программасын эшләдек. Безне хуплауларын сорыйбыз», - диде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хупларга кирәклеген билгеләп узды. «Район советлары сессияләре бара. Балтачта, Әтнәдә булдым. Балтырган анда шактый киң таралыш алган. Ул 2-3, хәтта 5 метр биеклеккә кадәр үсә икән. Өстәвенә күрше төбәкләрдә дә бар. Алар белән дә сөйләшергә кирәк», - диде

  • «Россельхозцентр» мәгълүматлары буенча, 2017 елда илдә балтырган чүп үләне 51 мең гектар, 2018 елда 80 мең гектар мәйданда таралган. Татарстанда исә, 2017 елда 109 гектар, ә узган 2018 елда 536 гектар җирдә ачыкланган. Балтырган республиканың 24 районында табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100