news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды

Тантанада катнашучылар «Сугышчы» монументына, шулай ук Казан госпитальләрендә һәлак булган чит ил сугышчылары истәлекле билгесенә чәчәкләр куйды.

Татарстан депутатлары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казанның Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар. Тантанада катнашучылар арасында ветераннар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Казан шәһәре Думасы депутатлары, кадетлар бар иде.

Тантанада катнашучылар «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә һәлак булган чит ил сугышчыларының истәлекле билгесенә веноклар һәм чәчәкләр салды. Веноклар салу корал залплары белән үрелеп барды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

«Без ветераннарга 1945 елда җиңү яулаганнары өчен рәхмәт әйтергә телибез. Фронтта яралардан һәлак булганнар, бүгенге көнгә кадәр яши алмаганнарны искә алырга телибез», — дип уртаклашты журналистлар белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

Парламентарий илдә Бөек Ватан сугышы ветераннарының елдан-ел кимүен билгеләп үтте.

«Безнең бурыч — ата-бабаларыбызның батырлыгы кешеләр хәтерендә яшәсен өчен барысын да эшләү. 1941-1945 елларда булганны бозып сөйләргә, бу хакта дәшәргә теләмәүчеләр күп. Без бу истәлекне киләчәк буыннар өчен сакларга тиеш», — дип йомгаклады Камалтынов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100