news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан депутатлары Бөек җиңүне бәйрәм итүгә әзерлек чаралары турында фикерләшә

Утырыш көн тәртибенә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту буенча чаралар, массакүләм мәгълүмат чараларында Бөек җиңүне бәйрәм итүгә әзерлекне яктыртуның торышы белән бәйле мәсьәләләр чыгарыла

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә – 17 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына әзерләнүгә булышлык итү буенча төзелгән махсус комиссия үзенең күчмә утырышын Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында уздыра.

ТР парламентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырыш көн тәртибенә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту буенча чаралар, массакүләм мәгълүмат чараларында Бөек җиңүне бәйрәм итүгә әзерлекне яктыртуның торышы белән бәйле мәсьәләләр чыгарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot