news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан депутатлары авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды

Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин коточкыч фаҗига булуын искә төшерде.

Татарстан депутатлары авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды
архив\Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы  депутатларның Мәскәү янындагы авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алуыннан башланып китте.

Парламент комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин кичә коточкыч фаҗига булуын искә төшерде.

“Татар-информ” алдан “Мәскәү – Орск” юнәлешендәге Ан-148 самолет рейсы 11 февральдә “Домодедово” аэропортыннан очуга ук һәлакәткә юлыкканлыгын хәбәр иткән иде. Һава судносында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган. Алар барысы да һәлак булган. Самолетта Казанда яшәүче хатын-кыз булуы да билгеле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot