Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан демографы: COVID-19 кешеләрнең гомерен ике елга кыскартты
Россиядә озак вакытлы динамикада соңгы елларда демографик вазгыятьтә, шул исәптән гомер озынлыгы буенча да, сизелерлек алга китеш күзәтелде. Әмма коронавирус пандемиясе тырышлыкның зур өлешен юкка чыгарды, уртача гомер озынлыгын ике елга кыскартты. Бу хакта социология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова хәбәр итте.
«Россиядә 20 елда гомер озынлыгы сигез елга арткан. Әмма, кызганычка, COVID-19 инфекциясе таралу белән бу казанышлар юкка чыкты. COVID-19 гомер озынлыгын 2 елга киметте», - диде ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында. Шуңа да карамастан, агымдагы елда илдә әлеге күрсәткеч тотрыклылана, дип өстәде ул.
2021 елда туучылар санының суммар коэффициенты бер хатын-кызга 1,5 бала тәшкил иткән, узган ел ул 1,4кә кадәр төшкән.
Шул ук вакытта 20 елда никахтан тыш туган балалар саны 60 процентка кимегән, дип билгеләп үтте Илдарханова.
«Россиядә күпбалалы гаиләләр өстенлекле санала. Алар хәзер Дәүләт Думасының игътибар үзәгендә, анда күпбалалы гаилә статусын күтәрү турында закон проектын әзерлиләр», - дип өстәде ул.
Шулай ук Илдарханова хәбәр иткәнчә, 2028 елдан соң Татарстанда туучылар санының артуы һәм шуның белән бер үк вакытта егетләрнең саны 100 меңгә кимүе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз