news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан делегациясенең Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясенә сәфәре башланды
7 мартка кадәр дәвам итәчәк визит программасында Иранның Сәнәгать һәм җир асты байлыклары, Нефть һәм газ министрлыкларында, “Кызыл ярымай” җәмгыяте, Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясенең сәүдә оешмасында очрашулар каралган
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин җитәкчелегендәге Татарстан эшлекле даирә вәкилләре делегациясенең Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясенә сәфәре башланды. Делегация составында “КАМАЗ”, “Казан оптика-механика заводы”, “Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы”, “Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы” ААҖ вәкилләре бар, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
7 мартка кадәр дәвам итәчәк визит программасында Иранның Сәнәгать һәм җир асты байлыклары, Нефть һәм газ министрлыкларында, “Кызыл ярымай” җәмгыяте, Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясенең сәүдә оешмасында очрашулар каралган. Татарстан делегациясе шулай ук “Иран Трактор мэньюфэкчеринг”, “Фулад Гостар” компанияләрендә, Тәбриздәге Компрессорлар заводында булырга планлаштыра.
Сәфәр барышында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин республиканың сәнәгый һәм инвестиция потенциалын презентацияләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot