news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясенең Бахрейн Корольлегенә һәм Австриягә сәфәренә нәтиҗәләр чыгарылды

ТР Министрлар Кабинетында барган сөйләшү шул хакта булды

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең 6-7 декабрьдә Бахрейн Корольлегенә һәм 8-10 декабрьдә Австриягә булган эшлекле сәфәрләре нәтиҗәләре буенча бүген ТР Министрлар Кабинетында, республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә, видеоконференция режимында брифинг уздырылды.

Журналистларга аның йомгаклары хакында аңлатма бирү өчен, Хөкүмәт йортына ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе Морад Гаделшин килде.

Министр Р.Зарипов сүзләренчә, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, урман хуҗалыгы министрлары, шулай ук ТРның Франция һәм Чехиядәге вәкилләре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле катнашында Венага (Австрия) булган сәфәр Татарстан Республикасы белән БМОның сәнәгать үсеше буенча оешмасы (ЮНИДО, анда 173 дәүләт керә) арасындагы хезмәттәшлеккә хокукый нигез салу максатын күздә тота. 10сы көнне ЮНИДО штаб-фатирында ТР Хөкүмәте һәм ЮНИДО арасында хезмәттәшлек турында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНИДО генераль директоры Кандэ Юмкелла тарафыннан Меморандум имзаланган. Бу исә республика сәнәгатенең инновация дәрәҗәсен күтәрүгә һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга этәргеч бирәчәк, шулай ук аның инновацион, экологик яктан саф продуктларын эчке һәм тышкы базарларга чыгаруда мөмкинлекләрен арттырачак. Хәзерге вакытта ЮНИДО экспертлары Серго исемендәге завод производство берләшмәсе (ПОЗИС) белән 2015 елга озонны тарката торган матдәләр кулланмауга корылган проект буенча хезмәттәшлек вариантларын карый һәм ЮНИДОның Башкортстан, Воронеж, Самара өлкәсе кебек Россия регионнары белән хезмәттәшлек итүдә тәҗрибәсе бар.

Австрия Федераль икътисади палатасында (анда 300 меңнән артык Австрия эшмәкәре керә) Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Р.Миңнеханов аның президенты К.Ляйтль һәм «Берч ГмбХ» Холдингы (энерготехника һәм азык-төлек сәнәгате өчен җиһазлар  җитештерүдә әйдәп баручы компанияләрнең берсе) президенты Инж Хуберт Берч белән очрашкан, аның барышында Татарстанның икътисади һәм инвестицион куәте шәрехләнгән, 2010 елның беренче ярты еллыгында Венада Австрия эшлекле даирәләре өчен Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында республиканы тәкъдим итү чарасы уздыру турында килешенгән. 

Р.Миңнехановның Австрия Сәнәгатьчеләр берлеге (ул 3,5 мең сәнәгатьченең мәнфәгатьләрен кайгырта) президенты Вайт Зоргер белән очрашуы вакытында Татарстан дегелагциясе җитәкчесе бер яктан ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, икенче яктан Австрия берлеге белән кооперацион элемтәләре урнаштыру зарурлыгына аерым игътибар юнәлтте, дип белдерде министр. Болардан тыш, «ДЖИ и Энерджи Енбахер» компаниясе генераль директоры Пради Иянки белән әлеге компания һәм Татарстан арасында республикада энергия саклый торган технологияләрне куллану юнәлешендә хезмәттәшлек турында Протокол имзаланган.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үзе Россиянең Венадагы халыкара оешмалардагы даими вәкиле Александр Змеевский белән очрашып, Татарстанның ЮНИДО белән киләчәктә хезмәттәшлеге турында фикер алышкан, Нюрнберг Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Маркус Летч белән сөйләшүләр алып барган һәм, нәтиҗәдә, киләсе елның беренче яртысында Татарстан бизнес-делегациясенең Бавариягә (ГФР) эш визиты белән баруы хакында килешенгән. 

 Бахрейн Корольлегенә сәфәр кысаларында Татарстан делегациясе Татарстан халыкара инвестицион компаниясен (ул шәригать принципларына ярашлы рәвештә эш йөртә) гамәлгә куючыларның беренче җыелышында катнашкан, очрашуны исә Ислам шәхси секторны үстерү буенча корпорациясе (ИКР, ул «Ислам үсеш банкы» төркеменә керә) һәм «Линова» инновацион-финанс компаниясе оештырган. Ислам үсеш банкыныкылар, шулай ук, Татарстанның икътисади куәте белән танышкан, әлеге чара XVI Бөтендөнья Ислам банкы конференциясе кысаларында үткәрелгән һәм инвестицион компания оештыру шәхси секторны үстерү буенча Ислам корпорациясе белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә, икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлеге өчен бик әһәмиятле булачагы әйтелгән.

 Җыелыш вакытында шәхси секторны үстерү буенча Ислам корпорациясен гамәлгә куючылары инвестицияләр юнәлтү буенча инфраструктура, телекоммуникацияләр, авыл хуҗалыгы, финанслар, күчемсез милек, эшләп чыгару һәм эшкәртү сәнәгате, электроэнергетика һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе өстенлекле юнәлешләр буларак билгеләгән. ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе Морад Гаделшин сүзләренчә, бу вакыйганы Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, халыкара бизнес-бергәлегенең Татарстанда инвестицион климатның уңайлы булуына ышанычын күрсәтә, дип саный һәм бу бәхәссез.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100