news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе Ульян өлкәсендәге гаилә сөтчелек фермаларында булды

Терлекчелек объектларыннан тыш, делегация әгъзалары авылда панель-каркас йортлар салу принциплары белән танышты

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Татарстан делегациясе Ульян өлкәсендәге гаилә сөтчелек фермаларында булды. Терлекчелек объектларыннан тыш, делегация әгъзалары авылда панель-каркас йортлар салу принциплары белән танышты. Делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов җитәкләде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Визит барышында Татарстан делегациясе төзелеш эшләре алып барыла торган комплексларда булды, өлкәдәге яңа бистәләрнең берсендә панель-каркас йортлар салу принциплары белән танышты. Яңа Малыклы районында гаилә фермалары бюджет акчалары хисабына төзелә һәм авыл эшкуарларына бирелә. Сөтчелек фермасы өчен эшкуар 30 процент күләмендә үз акчасын түли, бина бәясенең 70 проценты банкларның заем акчалары хисабына каплана.
Яңа проектның асылы шунда, хуҗалык итүнең кече формалары вәкилләре авылда бер үк вакытта продукция эшкәртү һәм сату мәсьәләләрен хәл итеп, гаилә сөтчелек фермалары эшен дә җайга сала. Шуннан соң җирле хакимиятләр авыл хезмәтенең җәлеп итүчәнлеген арттырып һәм халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыртып, авыл инфраструктурасын үстерә.
Ульян өлкәсендә гамәлгә ашырылучы “Яңа авыл” проекты авыл хуҗалыгы предприятиесенең яңа форматын күздә тота. Аерым алганда, биредә җитештерү линиясе мөмкин кадә кечерәйтелгән, ягъни ул бер фермер яки аның гаиләсе тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган мини-ферма өчен туры килә. Проект базар бәясеннән түбәнрәк хакка терлекчелек продукциясен сатуга бәйле икътисади бурычны хәл итүне максат итеп куя.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100