Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан делегациясе Уфаның татар телен өйрәтүче мәктәпләрендә булды
Башкортстан башкаласы белем бирү учреждениеләрендә татар телен өйрәтүне оештыруга югары бәя бирелде
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан делегациясе, башкала милли мәгариф системасы эше белән танышу максатында, Уфаның өч мәктәбендә булды. Кунакларны белем бирү учреждениеләренең директорлары һәм укытучылары, шәһәр һәм районнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, укучылар каршы алды, дип хәбәр итә Уфа шәһәренең мәгариф идарәсе.
Делегация шәһәрнең Ленин районындагы 4 нче мәктәбе, Киров районындагы татар якшәмбе мәктәбе һәм Октябрь районындагы 84 нче татар гимназиясе эше белән танышкан.
Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, иҗтимагый оешма вәкилләре тарафыннан шәһәр белем бирү учреждениеләрендә татар телен өйрәтүне оештыруга югары бәя бирелгән. Аларның барсына да истәлекле бүләкләр - татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү буенча китап һәм дисклар тапшырылган.
Искәртеп узабыз: Уфа мәктәпләренә сәфәр Башкортстан башкаласында 2-3 декабрьдә узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара конференциясе кысаларында, ике республика Хөкүмәтләре арасындагы мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек турындагы килешүдә каралган чаралар планы нигезендә узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз