news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе Уфада умартачылар конференциясендә катнашачак

Белгечләрнең - һөнәрдәшләре, шулай ук бал сатучы эшмәкәрләр, тикшеренүчеләр белән фикерләшү мөмкинлеге булачак.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан делегациясе Уфада “Пчелин” фәнни-гамәли конференциясендә катнашачак. Белгечләр Россия фәннәр академиясенең Уфа биохимия һәм генетика институты фәнни үзәгенә җыелачак.

8 - 10 декабрь көннәрендә алар әлеге тармакның актуаль проблемалары турында сөйләшәчәк һәм тәҗрибә уртаклашачак.

“Татарстан умартачылары” оешмасында хәбәр итүләренчә, конференция инде алтынчы тапкыр оештырыла. Белгечләрнең биредә һөнәрдәшләре, шулай ук бал сатучы эшмәкәрләр, тикшеренүчеләр белән фикерләшү мөмкинлеге булачак.

Чарада шулай ук сүз инновацияләрне үзләштерүдә уртак эзләнүләр турында барачак, киләчәкккә планнар билгеләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Башкортстан Республикасында “Бал авылы”н булдыру проекты әзерләнә. Ул 2021 елда “Апимондия” Бөтендөнья умартачылык конгрессын уздыру уңаеннан эшләнә. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта җиткерде, диелә "Башинформ" матбугат хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot