news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе Согуд Гарәбстаны Әмире исеменнән уздырылган кабул итү мәҗлесендә катнашты

Мәҗлес Корбан бәйрәме уңаеннан үткәрелде

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Кичә, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәренең соңгы көнендә, Ике Изге урын Сакчысы, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенең Галиҗанаб Әмир Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд исеменнән Корбан гаете уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты. Мәҗлес Әмирнең Минадагы Сараенда уздырылды.

Татарстан делегациясе составында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарате рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бар иде.

Исегезгә төшерәбез: Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башта Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы җитәкчелеге, Мәккә провинциясе Әмире шахзадә Маш’ала ибн Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд белән очрашкан иде, шулай ук мөселманнарның изге  урыннарына хаҗ кылган иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100