news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе Сарытауга сәфәр кыла

Делегацияне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкли

(Сарытау, 16 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Сарытауга сәфәр кыла.
ТР делегациясе составында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты җитәкчесе Людмила Ногъманова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько, “Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы” ДУПнең генераль директоры Яков Геллер, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре бар.
Татарстан делегациясе сәфәр вакытында Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар. Кунаклар “Сарытау өлкәсе халыкларының Милли авылы” этнографик комплексында булдылар һәм “Тургай” татар йортын карадылар.
Айрат Фәррахов журналистларга милли телләрен саклаган якташлар белән очрашу күңелле, дип сөйләде. Яшьләрнең татар телен белүләре шатландыра. “Сарытау өлкәсе хакимиятенең халык милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен сакласын өчен бөтен шартларны тудыруы яхшы”, - дип белдерде ул.
Сарытау өлкәсе территориясендәге 11 мәктәптә татар теле дәресләре укытуларын билгеләп үтәргә кирәк.
Биредә Сарытау өлкәсе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең Эшлекле элемтәләр биржасын ачу тантанасы була. Биржа көне буе эшләячәк, анда Сарытау өлкәсе һәм Татарстан Республикасы эшлекле даирәләренең ике яклы очрашулары узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100