Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан делегациясе Самарада Хәтер парадында катнаша
Чарада катнашырга дип Татарстан Республикасы сугыш ветераннары һәм хәрби-патриотик клуб вәкилләре китте
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Диана Галиева). Бүген Самарада Куйбышевта 1941нче елгы хәрби парадка багышланган Хәтер парады уздырыла. Чарада Татарстан Республикасы сугыш ветераннары һәм хәрби-патриотик клуб вәкилләре катнаша. Кичә Казан тимер юл вокзалында ветераннарны тантаналы рәвештә озату чарасы булды.
Татарстан делегациясе составында Советлар Союзы Герое, ДОСААФ, РОСТО, ТР Сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәт комитеты, ТР Республика ветераннар (пенсионерлар) советы, "Татарстан геройлары" иҗтимагый оешмасы президиумнары әгъзасы Борис Кузнецов, Татарстан Республикасы ветераннар, сугыш һәм хәрби хезмәт инвалидлары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, "Татарстан геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, "Бөек Ватан сугышы ветераннары - камалышта калган Ленинград герой-шәһәрендә яшәүчеләр" иҗтимагый оешмасы рәисе Антонина Рухлова, Татарстан Республикасы Инвалидлар - фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары иҗтимагый оешмасы рәисе Рәхилә Абдуллина, сугыш ветераннары госпитале табиб-терапевты Елена Корейба, Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Васил Хуҗәхмәтов, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мөфтәх Нуретдинов, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Саломыков бар.
Традиция буенча һәр хәтер парады Бөек Ватан сугышы белән бәйле аерым темага багышлана. Әйтик, 2013 елда чара илдә Суворов һәм Нахимов хәрби училищелары оешуга багышланган. Быелгы парад темасы - халыклар дуслыгы.
Беренче тапкыр Хәтер парады 2011 елның 7 ноябрендә Самарада узган. Аны үткәрү башлангычы Куйбышевның бөек Җиңүгә керткән өлешен күрсәтү, шулай ук яшь буынны патриотик тәрбияләү һәм ветеран һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәт белән искә алуга бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз