news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан делегациясе Саксониядә эш сәфәрендә
Сәфәр программасында икътисади форумда катнашу, Саксония предприятиеләрендә булу, эшлекле очрашулар каралган
Скопировать ссылку
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). 2–5 ноябрьдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Саксония ирекле дәүләтендә эш сәфәрендә. Бу хакта ТР министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы делегациясе составына республиканың зур оешмалары һәм предприятиеләренең вәкилләре кертелгән. Татарстан делегациясе сәфәренең беренче көнендә энергетика сәясәте мәсьәләләре буенча Саксония Икътисад департаменты вәкилләре белән сөйләшүләр планлаштырылган. 3 ноябрьдә Саксония һәм Татарстаның эшлекле даирәләренең икътисади форумында катнашучылар хезмәттәшлек итүнең төп тармакларын билгели, экспорт һәм инвестицион проектларны финанслау һәм Татарстанда эш тәҗрибәсе буенча фикер алышачаклар. Форумда Татарстанның икътисади һәм сәнәгать потенциалы тәкъдим ителә, “Саксония–Татарстан” эш төркеменең эшчәнлегенә нәтиҗә ясала. Шул ук көнне Татарстан делегациясе “ЛайтекБаттери ГмбХ” предприятиесендә була.
Татарстан делегациясе Саксониягә сәфәре кысаларында авиакосмик сәнәгатьтә, автомобиль һәм машина төзелеше, энергетика өлкәсендә эшләүче предприятиеләрдә булачак. 5 ноябрьдә Татарстан-Саксония эшче төркеменең уртак утырышы була. Анда уртак эшчәнлеккә нәтиҗә ясала. Татарстан вәкилләре Саксония авиациясе һәм космонавтикасы төбәк көннәрен ачу тантанасында катнаша. Анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанның авиатөзелеш кластерен тәкъдим итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot