news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе республикадан су асты көймәсендә хезмәт итәргә алынган егетләр янында булды

Татарстан делегациясе республикадан су асты көймәсендә хезмәт итәргә алынган егетләр янында булды

(Североморск, 29 май, “Татар-информ”, Наталья Топал). Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Татарстаннан Гаджиево шәһәрендә су асты көймәләрендә хезмәт итәргә алынган хәрбиләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. 12 матросның әти-әниләре кичә Казаннан Мурманскига махсус рейс белән очты.

Татарстан делегациясе составына шулай ук республиканың хәрби командованиесе вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, җәмәгатьчелек һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, артистлар һәм журналистлар керде. Бу сәфәр ТР Хөкүмәте инициативасы буенча оештырылган һәм, барыннан да элек, Төньяк флоты белән Татарстан Республикасы арасында 10 ел дәвамында уңышыл үсеп килүче шефлык элемтәләрен ныгытуга юнәлтелгән.

Кабул итүче як вәкилләре сүзләренчә, ТР делегациясенең Төньяк флотта булуы флотның төбәкләр белән элемтәләрен киңәйтү процессын дәвам итү дигән сүз.

Кичә Татарстан вәкилләре Яңа Җир тирәсендә су асты көймәләрендә һәм “Петр Великий” крейсерында хәрби хезмәт итүче моряклар янында булды. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Татарстан Республикасыннан чакырылган офицерлар һәм матросларга кыйммәтле бүләкләр, азык-төлек җыелмалары һәм истәлек медальләре тапшырды.

Бүген Равил Моратов Гаджиево шәһәре гарнизоны хәрбиләре белән очрашты. Очрашу җирле Офицерлар йортында бик җылы һәм күтәренке рухта узды. “Мин командирлардан дәгъва сүзләре ишетмәдем. Зур рәхмәт сезгә. Татарстанда хәрбиләр һәрчак хөрмәттә булды”, - дип мөрәҗәгать итте матрослар һәм аларның әти-әниләренә Равил Моратов. – Егет кеше үз яшенә карап тормыш мәктәбен узарга тиеш, соңыннан ул үз командирлары һәм әти-әнисенә шуның өчен рәхмәт әйтәчәк”.

Матросларның әти-әниләре, үз чиратларында, Равил Моратовка һәм делегация әгъзаларына уллары хезмәт иткән урында булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Р.Моратов флотта хезмәт иткәннән соң, югары уку йортына керергә теләүчеләргә булышырга вәгъдә итте.

Аннары ТР вице-премьеры матросларга бүләкләр – спутник телевидениесен кабул итү өчен ике комплект җиһазлар, компьютерлар, ноутбуклар, шулай ук һәрберсенә бүләк җыелмалары тапшырды. Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий исеменнән ул хәрбиләргә Казан Изге Ана иконасы күчермәләрен бүләк итте. Татарстан егетләре сүзләренчә, Казан Кремле төшерелгән картина аларның җаннарын җылытып торачак.

“Без Казаннан егетләр өчен концерт программасын алып килдек”, - дип белдерде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Туманов, Махсус әзерләнгән концерт программасында “Йолдызлык” балалар-яшүсмерләр иҗаты фестивале лауреатлары, халыкара конкурслар лауреаты Резеда Галимова, “Шарм” шоу-театры чыгыш ясады. Программада шулай ук Татарстан Республикасы шефлыкка алган “Тигр” су асты көймәсенең рәсми гимны булган су асты көймәсендә йөзүчеләр маршы авторы катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot