Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан делегациясе Петербургта Путин катнашындагы пленар утырышта булды
Петербург Халыкара икътисади форумында дистәләгән илдән 17 меңгә якын кеше һәм якынча 2 мең компания катнаша.
(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Петербург Халыкара икътисади форумының пленар утырышында катнашты. Тотрыклы үсеш булдыруга багышланган чараны Россия Президенты Владимир Путин ачты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Владимир Путин глобаль икътисад үсешенең уңай күрсәткечләр белән билгеләнүен әйтте. 2011-2017 елларда уртача елык үсеш 2,8 процент булган. Соңгы алларда өч проценттан артыграк.
“Тик безнең карашыбызча, дәүләт лидерларына һәм безгә барыбызга да ачыктан-ачык танырга кирәк: үсешкә карамастан, кызганыч, икътисади мөнәсәбәтләр моделе кризис кичерә. Һәм бу кризис барысын да үз эченә ала торган сыйфатка ия”, - диде Путин.
- Искәртеп үтик, форум 6-8 июнь көннәрендә “Экспофорум” Конгресс-күргәзмә үзәге мәйданында уза. 2019 елгы форум программасы дүрт тематик бүлектән тора: “Дөнья икътисады баланс эзләүдә”, Россия икътисады: милли үсеш максатларын тормышка ашырып”, “Киләчәкне якынайтучы технологияләр”, “Иң беренче урында – кеше”.
Быел Петербург Халыкара икътисади форумына кунак булып килгән ил – Кытай Халык Республикасы.
Пленар утырышта катнашучыларны Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин сәламләде. Шулай ук Болгария Президенты Румена Радева, Әрмәнстан Премьер-министры Никола Пашинян да чыгыш ясады. Форумда Словакия Премьер-министры Петер Пеллегрини, Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль сәркатибе Антониу Гутерреш катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз