Татарстан делегациясе Петербургта мәдәни форумда катнаша
Форумда республиканы Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге зур делегация тәкъдим итә.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта өч көн дәвам итәчәк VI Халыкара мәдәни форумда катнаша, дип хәбәр итә республика мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Форумда республиканы Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге зур делегация тәкъдим итә. Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле шулай ук мәдәни форумның барлык мөһим чараларында да катнаша.
Мәдәни форум программасы кысаларында Айрат Сибагатуллин Татарстанның Даими вәкиллеге офисында булды.