news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе парижлыларга “Сарайлар һәм мәчетләр” маршрутын тәкъдим итте

Әлеге яңа юнәлеш маршруты җиде көнгә исәпләнгән һәм ул Казан белән Санкт-Петербургның мәдәни объектларын берләштерә.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Парижда туристик индустриянең махсуслашкан тематик күргәзмәсендә Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты яңа төбәкара “Сарайлар һәм мәчетләр” туристик маршрутын тәкъдим итте. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара 9 - 11 ноябрь көннәрендә узды. Татарстанның шәхси стендында төбәкнең туристик мөмкинлекләре күрсәтелде. Шулай ук күргәзмәдә катнашучылар милли ризык – чәк-чәктән авыз итте.

Яңа төбәкара “Сарайлар һәм мәчетләр” туристик маршруты Россиянең ике туристлык үзәген - Санкт-Петербург һәм Казанны бер универсаль продукт итеп берләштерә. Ул эшне Санкт-Петербургның туризмны үстерү буенча комитеты һәм Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты ике якның да туроператорлары белән бергә башкарган.

Маршрут җиде көнгә исәпләнгән һәм ул чит ил туристын күзаллап эшләнгән: кунаклар бер сәяхәттә данлыклы урыннарны һәм дөнья мирасы объектларын күрә алачак.

Яңа маршрут тәкъдим ителгән чарада 1,4 мең агент һәм туроператорларның 800 халыкара партнеры катнашкан.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100