news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе инвестицион конференциядә катнашу өчен Төркиягә китте

“WAIPA World Investment Conference” 130 илнең 173 инвестицион агентлыгын берләштергән.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан делегациясе Төркия Республикасына 2 көнлек сәфәргә китте. 13-14 октябрьдә Истанбулда дөньяның эре инвестицион конференцияләрнең берсе – “WAIPA World Investment Conference-2016” үткәрелә. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

“WAIPA World Investment Conference” 130 илнең 173 инвестицион агентлыгын берләштергән Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенең (World Association of Investment Promotion Agencies - WAIPA) төп чараларының берсе исәпләнә. Әлеге ассоциация аша җәлеп ителә торган инвестицияләр елына 1,5 трлн АКШ долларына кадәр күләмдә була. Россия инвестицион агентлыгы 2014 елдан бирле WAIPAның тулы хокуклы әгъзасы булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot