news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе инновацияләр форумында катнаша

Форум катнашучыларына “2009-2013 елларга һәм 2015 елга кадәрге чорга ТР наноиндустрияне проектлар белән үстерү буенча комплекслы программа” тәҗрибә проектын презентацияләнде

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Премьер-министрның беренче урынбасары Борис Павлов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мәскәүдә нанотехнологияләр буенча II халыкара форумда катнаша. Форум кысаларында узучы инновацияле продукция күргәзмәсендә дөньяның 17 иленнән 300 дән артык компания үз проектларын тәкъдим итә. Татарстанның күргәзмә экспозициясе белән РФ Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, “Роснанотех” генераль директоры урынбасары Андрей Малышев, РФ финанс институтлары вәкилләре танышкан.

Форум ачылышында РФ Президенты Дмитрий Медведев белдерүенчә, 2015 елга кадәр нанотехнологияләрне финанслауга 318 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Икътисади кыенлыкларга карамастан, дәүләт нанотехнологияләр үсешеннән баш тартмаячак һәм кече, урта бизнеска ярдәм итәчәк.

Форумның беренче көнендә ТР Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Борис Павлов уздырган очрашуларда 2009-2013 елларга һәм 2015 елга кадәрге чорга ТР наноиндустрияне проектлар белән үстерү буенча комплекслы программага кертелгән проектларны гамәлгә ашыруда компанияләрнең катнашуы хакында фикер алышынган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә. 7 октябрьдә Борис Павлов “Инновацияле икътисад инфраструктурасы элементлары” секциясендә доклад белән чыгыш ясаган. Беренче вице-премьер форум катнашучыларына “2009-2013 елларга һәм 2015 елга кадәрге чорга ТР наноиндустрияне проектлар белән үстерү буенча комплекслы программа” тәҗрибә проектын презентацияләгән.
.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100