news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе I Халыкара агросәнәгать сөт форумында катнаша

Форумда катнашучылар сөтчелек сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак

  (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Красногорскида I Халыкара агросәнәгать сөт форумы ачылды, анда Татарстан Республикасы делегациясе катнаша. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумга РФ Җәмәгать палатасының агросәнәгать һәм авыл территорияләрен үстерү буенча комиссия, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, субъектлар агросәнәгать комплексы идарәләре органнары, сөт продукцияләре җитештерүче һәм эшкәртү өлкәсе, шулай ук фәнни учреждениеләр, тармак берлекләре, ассоциацияләр һәм бизнес вәкилләре чакырылган. Катнашучылар арасында төрле илләрдән 500 компания бар.

Татарстан делегациясен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкли. Делегация составына “Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге” ДУП генераль директоры Әсгать Шәрәпов, “Просто молоко” идарәче компаниясе” ҖЧҖ вәкилләре кергән.

Форумда катнашучылар сөтчелек сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot