news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе Халыкара урман форумында катнаша

Форумда катнашучылар урман әзерләү һәм агач төзелеш сәнгате мәсьәләләре хакында фикер алышачак

(Казан, 6 октябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Бүген төньяк башкалада XI Петербург Халыкара урман форумы ачыла. Чарага Алтай крае, Мари Эл, Коми, Тыва, Карелия, Адыгей, Томск, Вологда, Ярославль, Орел, Магадан һәм Түбән Новгород өлкәләреннән хакимият органнары һәм предприятие вәкилләре җыелды. Гомумән алганда, форумда илнең 70 кә якын төбәге тәкъдим ителгән.
Форумга ТР урман хуҗалыгы министры Валерий Власов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә килде. Бу хакта агентлык хәбәрчесенә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән белдерделәр.
6–9 октябрь көннәрендә Санкт–Петербургта урман сәнәгате производствосының бөтен циклын тематик яктан колачлаучы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләр эшләячәк. Форумның төп бурычы – хакимият һәм бизнес арасында ныклы диалог булдыру.
Форумның конгресс программасын “2009–2010 елларда Россия урман сәнәгате комплексының көн тәртибе” дигән пленар утырыш ачып җибәрәчәк. Аның барышында урман сәнәгате комплексында сәнәгать производствосы үсешен фаразлау, финанс кризисы нәтиҗәсендә урман тармагында барлыкка килгән яңа глобаль чакырулар һәм төп билгесезлекләр, урман секторына мөнәсәбәтле дәүләт сәясәте, икътисади шартларда урманнарны үзләштерү өлкәсендә өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Россиянең кайбер төбәкләрендә урман тармагы икътисад үсешенең нигезе булып тора. Урман сәнәгате комплексы предприятиеләрендә җирле халыкның сизелерлек өлеше хезмәт куя. Әлеге предприятиеләрне ябу яки эшен туктату социаль киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин.
Аренда мөнәсәбәтләре һәм урман әзерләү мәсьәләләренә багышланган “Урман диалогы” дигән гамәли семинарлар циклы быелгы форумның яңалыгы булачак. Чаралар программасына беренче тапкыр кертелгән күчмә чаралар циклы урман секторында биоэнергетика мәсьәләләренә багышланган. 8 октябрьдә биоэнергетика ресурслары кулланучы гамәлдәге коммуналь энергетика объектларына эшлекле сәфәр оештырыла. 9–10 октябрь көннәрендә Финляндиягә "VAPOR" заманча Ауропа производствосына эшлекле тур планлаштырылган.
_












autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100