news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе әгъзалары Риганы азат итүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салды

Моны раслаган фото һәм хәбәрне ТР Президенты социаль челтәрләрдә урнаштырды.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан – Латвия эшлекле форумы төгәлләнүгә үк, Татарстан делегациясе республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчкелегендә Даугава яры буена юл алды. Анда татарстанлылар Риганы азат итүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салды. Моны раслаган фото һәм хәбәрне ТР Президенты Instagram һәм Twitter битләрендә урнаштырды.

Әлеге һәйкәл 1985 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгына ачылган булган. Ул вакытта Совет Армиясе сугышчыларына – Совет Латвиясен һәм Риганы немец-фашист илбасарларыннан азат итүчеләр һәйкәле дип аталган. СССР таркалгач, Риганы азат итүчеләр һәйкәле дип үзгәртелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot