Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр белән Казакстанда
Республика кунаклары Казакстанның татар һәм башкорт конгрессы вәкилләре белән очрашкан.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев җитәкчелегендәге республика делегациясе 3 көнлек эшлекле сәфәр белән Казакстанга килгән. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан кунаклары Казакстанның Татар һәм башкорт конгрессы вәкилләре белән очрашкан һәм Казакстан Мәдәният һәм спорт министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә “Казакстан Республикасында телләр үсеше өлкәсе буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру” темасына "түгәрәк өстәл"дә катнашкан.
Алдагы көннәрдә делегация «Астана ЭКСПО-2017» Халыкара махсуслашкан күргәзмәсен караячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз