news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе Дәүләт Эрмитажы директоры М.Б.Пиотровскийны юбилее белән тәбрикләде

Михаил Пиотровский: “...Без Казан һәм чит илләр белән генә эшлибез...”

(Санкт-Петербург, 14 декабрь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). Шушы көннәрдә киң билгеле Дәүләт Эрмитажына 240 ел, аның директоры Михаил Пиотровскийга 65 яшь тулды. Бу уңайдан Татарстан делегациясе Дәүләт Эрмитажы директоры М.Б.Пиотровскийны юбилее белән тәбрикләде.
Делегация составында Татарстан Республикасы Президентының тышкы элемтәләләр Департаменты директоры, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин һәм "Казан Кремле" музей - тыюлыгы директоры Рамил Хәйретдинов бар иде. 1992 елдан Эрмитажны җитәкләгән Михаил Борисович Татарстан Республикасы белән тыгыз элемтәдә яши. Аның Казанга карата ихтирамлы мөнәсәбәте һәркемгә яхшы билгеле. Матбугат конференцияләрендә Михаил Пиотровскийның: “...Без Казан һәм чит илләр белән генә эшлибез...”, дип күп тапкырлар әйткәне бар. Бу хакта вакытлы матбугатта да язылды. Дәүләт Эрмитажы директорының Казанга мөнәсәбәте Татарстан белән ике арадагы мәдәни чараларда ачык чагыла. Мисалга Казанның олуг юбилее – 1000 еллыгын билгеләгән көннәрдә Татарстан башкаласында Эрмитажның филиалы ачылуны әйтеп китү дә җитәдер. Казанда Петербург ярдәмендә төрле күргәзмәләр оештырылу матур йолага әйләнеп бара. Бу олы чаралар уңаеннан төсле, бай мәгълүматлы китап-альбомнар да басылды. Дәүләт музее зур фәнни-агарту хезмәте алып бара, фондларын киңәйтә, халыкара эшчәнлектә дә абруен арттыра. Татарстан Республикасы Делегациясе Михаил Пиотровскийга Казан белән ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүдә шәхсән өлеш керткәне өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дә ике арадагы уңышлы мөнәсәбәткә ышаныч белдерде. Татарстанлылар Михаил Борисовичка ТР Президенты исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.


news_right_1
news_right_2
news_bot