Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан делегациясе бакчачылыкны үстерү буенча конференциядә катнаша
Чара программасы кысаларында Ингушетия Республикасының «Сад – Гигант Ингушетия» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышу каралган.
(Казан, 22 август, "Татар-информ"). 24 августта Ингушетия Республикасында бакчачылыкны, питомникчылыкны үстерү һәм җиләк-җимеш продукциясен саклауны оештыру буенча Бөтенроссия конференциясе узачак. Аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкилләре, АПКның төбәк идарә органннары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, махсус техникалар һәм җайланмалар белән тәэмин итүчеләрнең, эре сәүдә челтәрләренең вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасыннан конференциядә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Р-Агро» ширкәте генераль директоры Раил Зыятдинов катнашалар.
Конференция барышында аның катнашучылары бакчачылыкны һәм питомникчылыкны үстерү, җиләк-җимеш саклау инфраструктурасын булдыру мәсьәләләрен караячаклар, бу өлкәдәге дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру һәм камилләштерү буенча фикер алышачаклар, перспективалы фәнни эшләнмәләр һәм аларны алдынгы хуҗалыкларда куллану тәҗрибәләре белән танышачаклар.
Аерым алганда, чара программасы кысаларында, Ингушетия Республикасының алдынгы җитештерү предприятиеләренең берсе – «Сад – Гигант Ингушетия» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышу каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз