Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе “Авыл хуҗалыгы – мөмкинлекләр территориясе” VII Бөтенроссия яшьләр форумында катнаша
Чаралар программасын, традицион төстә, Россия авыл яшьләре берлеге Үзәк советының киңәйтелгән утырышы тәмамлаячак
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). 9 һәм 10 нчы октябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә “Авыл хуҗалыгы – мөмкинлекләр территориясе” VII Бөтенроссия яшьләр форумы узачак. Анда Татарстаннан яшьләр делегациясе актив катнашачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Форум авыл территорияләрендә яшьләрне эшкә урнаштыру, агросәнәгать комплексы өлкәсендә яшь галимнәрнең фәнни эшләнмәләрен гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча тәҗрибә алмашу һәм тәкъдимнәр эшләү буенча нәтиҗәле дискуссия мәйданчыгы булачак.
Форумның беренче көнендә “Агросәнәгать комплексында уңышлы карьера өчен белгечләрне әзерләү”, “Идеядән гамәлгә кертүгә кадәр инновацияләр” темаларына түгәрәк өстәл утырышлары узачак. Шулай ук, 9 нчы октябрь көнне экспертлар һәм вип-кунаклар катнашында пленар утырыш үткәреләчәк. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Астраханцева, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов һәм башкаларның чыгыш ясавы көтелә.
Пленар утырышта РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылган “БайСтади-2015” фәнни эшләр конкурсына йомгак ясалачак. Биредә, шулай ук, “Укучыларның җитештерү бригадаларында югары технологияле авыл хуҗалыгы производствосын һәм рациональ җир куллануны оештыру” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнәчәк.
10 нчы октябрьдә форум эше Сколково авылында дәвам итәчәк. Биредә катнашучылар өчен белем бирү мәйданчыклары оештырылачак. Чаралар программасын, традицион төстә, Россия авыл яшьләре берлеге Үзәк советының киңәйтелгән утырышы тәмамлаячак. Аның кысаларында ел йомгаклары буенча Россия авыл яшьләре берлегенең иң яхшы төбәк бүлекләре бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз