news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан делегациясе - Австриядә эш сәфәрендә
11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк сәфәр программасында эшлекле очрашулар, ТР белән БМО ның сәнәгый үсеш буенча оешмасы (ЮНИДО) арасында хезмәттәшлек Меморандумын имзалау каралган
Скопировать ссылку
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Австриядә. 11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк сәфәр программасында эшлекле очрашулар, ТР белән БМО ның сәнәгый үсеш буенча оешмасы (ЮНИДО) арасында хезмәттәшлек Меморандумын имзалау каралган.
ТР Хөкүмәте башлыгының Сәнәгатьчеләр берлеге президенты Вайт Зоргер, “GE Energy Jenbacher” генераль директоры Прэди Иянки, Австриянең Федераль икътисад палатасы президенты Кристоф Ляйтл, “BERTSCH” компаниясе президенты Хуберт Берч белән очрашулары планлаштырылган. Алар барышында Татарстанның икътисади һәм иннновацион потенциалы тәкъдир ителәчәк.
Делегация составындагы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның РФ Венадагы халыкара оешмалар каршындагы вәкиле А.Змеевский, Нюренберг Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Миттельфранкен Маркус Летч, РФ Австриядәге сәүдә вәкиле вазифаларын башкаручы М.Провоторов белән очрашулары ниятләнә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2