news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе “Алтын боҗра” форумында катнаша

Ивановода форумда текстиль-сәнәгать кластеры булдыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышалар

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Ивановода ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе “Алтын боҗра” IV халыкара текстиль-сәнәгать форумында катнаша.
Делегация составында – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Владимир Соловьев, Нефть эшкәртү продуктларыннан химик сүс һәм җепселләр кулланып алынган көндәшлеккә сәләтле продукция эшләп чыгару буенча текстиль–сәнәгать кластерын булдыру өлкәсендә төбәкара икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча чараларны формалаштыру һәм гамәлгә ашыру Төбәкара эшче төркеменең әгъзалары, Башкарма комитет һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре.
Татарстан делегациясенең эш программасында форумны ачу тантанасында, “Россиянең текстиль тармагы: үсеш юллары һәм дәүләт катнашы” пленар утырышында; “Текстиль сәнәгатендә инновацияләр: халыкара тәҗрибә” сессиясендә катнашу каралган.
ТР Хөкүмәте белән Иваново өлкәсе арасында Татарстанның нефть химиясе сәнәгать предприятиеләре белән интеграция нигезендә өлкәнең текстиль сәнәгатен модернизацияләү турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча беркетмәне имзалау ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100