news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегатлары ГТО нормаларын тапшырды

Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә әлеге мәйдан Александр Карпов җитәкчелегендә Татарстан командасы тарафыннан әзерләнгән.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Сочида 14нән 22 октябрьгә кадәр уза торган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә Татарстан делегатлары “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырды.

Фестивальдә “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” интерактив мәйданы Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары, ГТО комплексын тормышка ашыру буенча департамент башлыгы Александр Карпов җитәкчелегендә Татарстан командасы тарафыннан әзерләнгән.

Татарстан делегатлары сүзләренчә, мәйдан бик яхшы әзерләнгән.

Искәртеп үтик, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале – 2017  Сочида 14нән 22 октябрьгә кадәр уза. Әлеге чарада 180 илдән  20 меңләп кеше катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100