news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясенең Көньяк Осетиягә эш сәфәре кысаларында төрле очрашулар көтелә

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Көньяк Осетия Республикасына эш сәфәре белән килде. Сәфәр Россия Федерациясе тарафыннан Көньяк Осетиянең дәүләт бәйсезлеген тану көненә багышланган. Быел әлеге вакыйгага 18 ел була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан делегациясенең эш программасы кысаларында төрле очрашулар көтелә. Аларда ике республика арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү перспективаларын тикшерү, тәҗрибә алмашу һәм мәгариф тармагындагы уртак проектлар турында фикер алышулар булачак.

Уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга һәм ике төбәк арасында турыдан-туры элемтәләрне ныгытуга аерым игътибар биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Көньяк Осетия Республикасының бәйсезлеге Россия Федерациясе тарафыннан 2008 елның 26 августында танылган иде. Шул вакыттан алып 26 август илнең төп дәүләт бәйрәме булып санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot