news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясен Вьетнамда нәрсә белән сыйлауларын әйттеләр

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Вьетнам премьер-министры Фам Минь Тинь белән очрашуы вакытында Татарстан делегациясен Вьетнам чәе белән сыйлаганнар. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.

«Вьетнамлылар безнең кебек кунакчыл. Һәр очрашуда чәй белән сыйлыйлар! Барлык мәсьәләләр буенча фикер алышулар Вьетнамның ясмин кушылган яшел чәен эчә-эчә узды, дип әйтергә була. Очрашуларда делегацияләргә нәкъ менә шундый чәй тәкъдим итәләр», - дип язган ул.

Исегезгә төшерик, әлеге очрашуда Миңнеханов Татарстан Республикасындагы югары уку йортларында Вьетнамнан килгән студентлар санын арттырырга әзер булуы турында белдерде. Фам Минь Тинь, үз чиратында, Вьетнамнан Казанга авиаочышлар оештырырга тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot