news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе «Халыклар дуслыгы» фестивалендә Байконур башлыгы белән очрашты

Татарстан делегациясе Казахстанда «Халыклар дуслыгы» фестивалендә Байконур шәһәре башлыгы Константин Бусыгин белән очрашты. Алар яшьләр сәясәте өлкәсендә алдагы хезмәттәшлек һәм Байконур вәкилләренең җавап визиты турында фикер алыштылар, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова.

«Без алга таба үзара мөнәсәбәтләрне үстерү, шулай ук яшьләр сәясәтенең иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнү өчен Байконур делегациясенең безгә килүе турында фикер алыштык, шулай ук республика делегациясенең ел саен «Халыклар дуслыгы» форумында катнашуы турында килештек. Мондый сәфәр яшьләр оешмалары активистларын бүләкләү булачак», - дип аңлатты Сабирова. Бу турыда ТР Яшьләр министрлыгы хәбәр итә.

«Халыклар дуслыгы» фестивале һәрвакыт көзен космодромнан ракета җибәрер алдыннан үткәрелә. Быел Татарстан яшьләре Россиянең «Союз – МС-26» пилотлы корабы җибәрелүен күрде.

Татарстан делегациясенең Казахстанга сәфәре быел март аенда Сочи шәһәрендә узган Бөтендөнья яшьләр фестивале мирасы булып тора. Бөтендөнья фестивалендә Татарстан Казахстан Республикасы яшьләре делегациясенә мәдәни шефлык күрсәтте. Сәфәр Байконур шәһәре администрациясе чакыруы буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды.

Татарстан Яшьләр министрлыгы фестивальдә катнашу өчен республикада дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында үзен күрсәткән 15 активисттан торган делегация төзеде. Алар арасында волонтерлар, Яшьләр дипломатиясе академиясе, иҗади яшьләр академиясе активистлары, Татарстан башкаласының балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яшь хезмәткәрләре, Бөтендөнья яшьләр фестивале делегатлары бар.

Татарстан делегациясе фестивальдә костюмлы театральләштерелгән тамашада дуслык әйлән-бәйләнендә катнашачак, шулай ук милли кухня күргәзмәсендә милли ризыкларның барлыкка килү концепциясен, тарихын тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100