news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе Төркиядә агросәнәгать комплексын үстерү тәҗрибәсен өйрәнә

Министр Марат Җәббаров җитәкчелегендәге ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән Төркиягә килде. Татарстанлылар биредә агросәнәгать комплексын үстерү тәҗрибәсен өйрәнә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

«Бүген Татарстан делегациясе Анталия Сәүдә биржасында Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге идарәсе әгъзасы Али Чандыр белән очрашты. Эшлекле очрашу барышында яклар тышкы икътисади элемтәләрне үстерү һәм агросәнәгать комплексында сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыту турында фикер алышты», – диелә хәбәрдә.

Делегация сәнәгать зонасында да булды. Бу территориядә барлыгы 330дан артык завод урнашкан, аларның 20 проценты кояш энергиясе системасыннан файдалана.

Татарстанлылар сөт һәм сөт продуктлары җитештерүнең заманча технологияләрен, үсентеләр җитештерүдә инновацион алымнар һәм ябык биналарда аларны нәтиҗәле үстерү ысулларын бәяләде. Моннан тыш, теплица хуҗалыгында, LED яктырткычлы үсемлекчелектә, вертикаль игенчелектә нинди технологияләр кулланылуы белән таныштылар.

Кичә делегация Greenada Tarım Teknolojileri компаниясенең теплица комплексында булды. Биредә 170 төрдәге продукция үстерелә.

Узган ел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше ике мәртәбә артты һәм 5,3 миллиард АКШ доллары тәшкил итте. Татарстан Төркиягә чүпрә, көнбагыш һәм сафлор майлары озата, ә бу республикадан фисташка, атланмай һәм бадәм (миндаль) сатып ала.

Ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерү «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot