news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе Сириядә хезмәт итүче якташларга туган яктан бүләкләр тапшырды

Татарстан делегациясе Сириядә хезмәт итүче якташларга туган яктан бүләкләр тапшырды
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

Татарстан делегациясе 16-17 февральдә Сириядә булды, алар Тартус шәһәрендәге Россия диңгез базасында һәм «Хмеймим» авиабазасында хәрбиләр белән очрашты. Делегацияне Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле - ТР вице-премьеры Равил Әхмәтшин җитәкләде.

Кунаклар үзләре белән ике тоннадан артык медикамент, көнкүреш һәм офис техникасы алып барды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тулы вәкаләтле вәкиллек мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Сириядә йөздән артык якташыбыз хәрби бурычын үти, алар арасында берничә кыз да бар. Делегация әгъзалары һәр хәрбигә туган төбәгеннән бүләк тапшырды.

Сәфәр кысаларында Сириядә Россия Кораллы көчләренең гаскәрләр төркеме командующие генерал-полковник Андрей Сердюков, Тартустагы хәрби-диңгез базасында һәм «Хмеймим» авиабазасында хәрби хезмәткәрләр белән очрашу булды. Аларны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме белән котладылар һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Моннан тыш, делегация әгъзалары Сириядә хәрби бирем үтәгәндә һәлак булган Россия Геройлары - Рәфәгать Хәбибуллин, Роман Филиппов һәм Олег Пешковны искә алды, аларның бюстларына чәчәк куйды. Шулай ук делегация вертолет мәйданчыгы территориясендәге Вертолетчылар һәйкәле янында булды.

Делегация составына Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы вәкилләре керде. Алар - Советлар Союзы Герое Борис Соколов, Россия Герое, космоста ике тапкыр булган очучы-космонавт Сергей Рыжиков, очучы-сынаучы Марат Алыков, СССР Саклану министрлыгының Сириядәге киңәшчесе (1988-1991) запастагы полковник Рафаэль Фәизов, вәкиллек эшләре белән идарә итүче 1нче ранг капитаны Рөстәм Әмирханов, Звездный шәһәрчегендәге чиркәү настоятеле иеромонах Пафнутий, шулай ук мәдәният эшлеклеләре - Мәскәү «Яңа опера» театры солисты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Владимир Кудашев, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Әбелханова һәм Альберт Җәлилов, «Живаго» дуэты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Федераль җыен Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм меценат Рафаэль Фәизов хәрби хезмәткәрләр өчен йөк һәм бүләк әзерләргә ярдәм итте.

Делегация составына кергән артистлар бөтен шәхси состав өчен концерт куйды.

Татарстан делегациясе үз бурычларын лаеклы үтәгән офицерлар хөрмәтенә «Хмеймим» авиабазасы «Дуслык» аллеясында агач утыртты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100