Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе Серб Республикасының Баня-Лука шәһәренә барачак
Татарстан делегациясе Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина составындагы энтитет) башкаласы Баня-Лука шәһәренә киләчәк. Бу хакта Серб Республикасы Президенты Милорад Додик ТАССка биргән интервьюда белдерде.
«(Петербург халыкара икътисади форумында – Т-и. иск.) Россия төбәкләре вәкилләре белән очрашулар аеруча нәтиҗәле булды. <...> Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән уртак эшнең потенциалын җентекләп анализлау өчен Татарстан делегациясенең 21 июльдә Баня-Лукага сәфәр белән килүе турында килештек», – диде сәясәтче.
19 июньдә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Милорад Додик белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Серб Республикасына делегация сәфәрен әзерли, дип билгеләп үтте.
«Безнең делегациягә күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сезнең төбәкнең иң алга киткән төбәкләрнең берсе булуын беләм. Без хезмәттәшлекнең барлык төрле формаларына әзер», - диде ул вакытта энтитетның җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз