news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе Сәмәй шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы делегациясенең Сәмәй шәһәренә эшлекле сәфәре дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм башка мөхтәрәм кунаклар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

 

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Һәйкәл 2016 елда, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан ачылды. 

Шунысы игътибарга лаек, Габдулла Тукай һәм Абай исеме белән танылган казах әдәбияты әдипләренең берсе Ибраһим Конанбаев, шәхсән таныш булмасалар да, бер-берсенең иҗаты белән һәрдаим кызыксынганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot