Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе Россия Герое Сергей Чебнёв һәйкәленә чәчәкләр салды
Курск өлкәсендә Татарстан делегациясе Россия Герое, Чаллыда туып-үскән Сергей Чебнёв истәлегенә хөрмәт күрсәтеп, аның һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
2024 елның 18 августында Сергей Чебнёв Курск өлкәсендә штурм төркеме контрһөҗүмен җитәкли. Хәрбиләр чолганышта кала яза, әмма комбат алга чыгарга карар кыла. Яуда ул яралана, ләкин үз җитәкчелегендәге хәрбиләргә ярдәм итәргә кала. 20 августта миномет уты һәм дрон-камикадзе һөҗүменә дучар була.
Күрсәткән батырлыгы өчен 2025 елның 6 мартында подполковник Сергей Владимирович Чебнёвка үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.
«Алтын Йолдыз» орденын РФ Президенты Владимир Путин һәлак булган командирның хатынына Кремльдә тапшырды.
Бүген һәйкәлгә чәчәкләрне Татарстан вице-премьеры һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равиль Әхмәтшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, шулай ук «Төньяк» төркемчәсенең командование вәкилләре салды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз