news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе РФ Хәрби-диңгез флоты көнендә Севастопольне саклаучыларны искә алды

Татарстан вәкилләре Россия Хәрби-диңгез флоты көнендә 1941-1942 елларда Севастопольне Геройларча саклаучылар мемориалына чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика делегациясе составына кичә Россиянең Кара диңгез флоты командующие, адмирал Сергей Пинчук һәм Кара диңгез флоты хәрбиләре белән очрашкан ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстанның Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов керде.

Бүген делегациягә кушылган ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Ак Барс» Судно төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов та Севастопольнең икенче оборонасы геройларын искә алды.

Моннан тыш, мемориаль тантанада катнашучылар арасында Севастополь губернаторы Михаил Развожаев, Кара диңгез флоты командующие Сергей Пинчук, командирлар һәм флот ветераннары бар иде.

Равил Әхмәтшин ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Севастопольдә Россия Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан үткәрелгән истәлекле чараларда катнаша.

РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте фотолары һәм видеолары.

news_right_1
news_right_2
news_bot