Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе рәсми сәфәр белән Әфганстан Ислам әмирлегенә килде
ТР Премьер-министры урынбасары, республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе рәсми сәфәр белән Әфганстан Ислам әмирлегенә килде, анда делегация әгъзалары Әфганстан вице-премьеры Абдулгани Барадар, җирле сәнәгать һәм сәүдә министры Нуретдин Азизи, энергетика һәм су ресурслары министры Абдул Латыйф Мансур һәм Россиянең Әфганстандагы илчесе Дмитрий Жирнов белән очрашты. Бу хакта Әфганстанның «Ariana News» яңалыклар агентлыгы хәбәр итә.
Делегация составына Татарстан һәм Россиянең зур бизнес вәкилләре кергән. Алар алдагы көннәрдә биредә эшләвен дәвам итәчәк. Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, Хөкүмәтнең рәсми затлары белән дә, җирле эшкуарлар белән дә тагын берничә очрашу планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз