news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе Новороссийск хәрби-диңгез базасында булды

Татарстан делегациясе Новороссийск хәрби-диңгез базасында булды
Фото: Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы делегациясе Новороссийск хәрби-диңгез базасында булды. Делегацияне ТР Рәисе йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкләде. Новороссийск хәрби-диңгез базасына быел 85 яшь тулды. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составында шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Руслан Гаджиев, меценат Рафаэль Фаизов булды. Хәрби-диңгез базасында Кырымга эш сәфәре белән килгән ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та булды.

Татарстан делегациясе Россиянең Кара диңгез флоты командующиеның урынбасары контр-адмирал Илдар Әхмәров һәм Новороссийск хәрби-диңгез базасы командиры контр-адмирал Виктор Кочемазов, шулай ук Новороссийск хәрби-диңгез базасы хәрби хезмәткәрләре белән очрашты, алар арасында Татарстанда туган кешеләр дә бар иде.

Фото: © Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Бүгенге көндә флотта 2024 елның көзге чакырылышы һәм 2025 елның язгы чакырылышы кысаларында Татарстаннан хезмәткә алынган 190 хәрби хезмәткәр хезмәт итә.

Татарстан Республикасы Кара диңгез флоты белән 1991 елдан бирле тыгыз элемтәдә.

«Бу вакыт белән сыналган дуслык», – диде Әсгать Әхмәтович сәламләү сүзендә.

Равил Әхмәтшин аеруча югары нәтиҗәләр күрсәткән хәрби хезмәткәрләргә истәлекле бүләкләр: «Армия генералы М.Ә.Гәрәевка 100 ел» медальләре, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, сәгатьләр һәм бүләк җыелмалары тапшырды. Шулай ук һәр солдатка туган республикасыннан җибәрелгән азык-төлек продуктлары җыелмасы бирелде.

Фото: © Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Илдар Әхмәров татарстанлыларга флотка даими нигездә игътибар һәм ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Кырымда урнашкан Кара диңгез флотының һәм Көньяк хәрби округының 13 хәрби частенә шефлык итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot